Башкорт сәхнәсендә татар эстрадасы йолдызлары. Уфада ТМ тв татар телеканалының музыкаль премиясе лауреатлары ачыкланды. Премияләрне тапшыру тантанасы беренче тапкыр Казаннан читтә узды. Моның өчен ни өчен Башкортостан башкаласы сайлап алынды? Ике республика артистларына, тамшачыларга әлеге истәлекле очрашу нәрсә бирде?
Кызыл келәм җәелгән юл, камера утлары, көчле алкышлар. Барысы да иң яхшы традицияләр рухына туры килә. «Башкортстан» дәүләт концерт залы татар эстрадасы йолдызларын кабул итте. Көтеп алынган зур вакыйга. Бу хәтта артистларның кыяфәтләрендә, үзләрен тотышларында күренд. Чын бәйрәм ясау өчен стилистлар, визажистлар, дизайнерлар — барысы да бик нык тырышкан.
Ачылу тантанасын ТМ тв татар музыка телеканалы хезмәткәрләре Назлыгөл Сөнгатова белән Байбулат алып барды. Уфадагы концертны тамашачылар турыдан-туры эфирдан карады. Шуңа күрә келәмдә генә түгел, режиссер пультында да киеренкелек иде.
Сәхнә артында призлар, артистлар, алып баручылар Уфа тамашачысы белән очрашуны һәркем түземсезләнеп көтте.
Зур экранда — башкорт курае, Уфа шәһәре күренешләре. Мәртәбәле концертны Башкортстанның атказанган артисты Зәйнетдин ачып җибәрде. Татар музыка премиясен тапшыру тантанасы җиденче тапкыр уздырыла. Ә Уфа сәхнәсендә беренче тапкыр. Оештыручылар әйтүенчә, бу күптәнге хыял булган. Ниһаять хыял чынга ашты. Сезон күптән тәмамлануга карамастан, билетларны санаулы вакытта алып бетергәннәр.
Иң яхшы җыр авторлары, башкаручылар лаеклы бүләк алды. Тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне тамашачылар үзләре билгеләде. Уфа сәхнәсеннән барлыгы 32 бүләк тапшырылды. Кайбер лауреатлар өчен Уфадагы күчмә тантана туган якларына кайтуга тиң булды.
Залдагы аншлаг Уфада музыкаль премиянең уңышлы узуын раслый.
Артистлар һәм тамашачылар бердәм фикердә: бу очрашу һичшиксез кабатланырга тиеш. Оештыручылар аларны хуплый.