Татарстанга Донбасстан күчеп килүчеләр гаиләсенә, озак вакыт аерылышу газапларын кичергәннән соң, кабат очрашырга насыйп булды. Әниле-кызлы дүрт айдан артык төрле шәһәрләрдә аерым яшәргә мәҗбүр булган. Аларга ерак араларны якынайтып, очрашырга кемнәр булышкан? Хәбәрчебез белеште.
Оксана кызын кысып-кысып кочаклый, озак вакытлы аерылышу турында исенә дә төшерәсе килми. Елмаеп, авыр хәлдә ярдәм итүчеләргә ихлас күңеленнән рәхмәтен әйтә. Кечкенә Изабелла баш айга якын Мәскәү өллкәсендә туганнарында яшәгән. Гаилә Горловкадан Россиягә гуманитар эшелон белән апрель аенда күчеп килә. Тик кызын табып, күрешү генә җиңел булмый.
Гаиләсеннән еракта Изабелла үзенең 10 нчы туган көнен каршылый. Бераз соңарып булса да, әнисенең янына килүе зур бүләк була.
Кызын Татарстанга алып кайтып, яңа тормыш башлау өчен, Оксана ярдәм сорап төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән.
Гаилә Санта шифаханәсендә вакытлыча урнаштыру пунктында яши. Аерылулар турында искә төшермәскә тырышып, бергә якты киләчәккә планнар коралар.
Валентина Васильева, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.