Татарстан Диния Нәзарәте Корбан гаетен уздыру һәм гает намазын уку тәртибен раслады.
Быел Корбан гаете 9 нчы июль, шимбә көнгә туры килә. Иртән Татарстанның барлык мәчетләрендә гает намазы укыла, вәгазь әйтелә. Авыл мәчетләрендә гает намазын кояш чыгып, ярты сәгать узгач укырга тәкъдим ителә. Башкалабыз Казанда иртәнге намаз сәгать ике тулып 30 минут узгач башлана. Дүртенче ун минуттан башлап, дүрт туларга 20 минутка кадәр бәйрәм вәгазе әйтелә.
Намаздан соң, махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башлана. Казанда корбан малын 11 июльне дә кертеп, кояш баеганчыга кадәр чалырга мөмкин.