Казанда экологик ишегаллары чаралары уздырыла. Йорт яны территорияләрендә яшәүчеләрне чүп-чарны һәм көнкүреш калдыкларын ничек дөрес итеп сортларга аерып, контейнерларга салу тәртибе белән таныштыралар. Шулай ук белгечләр чималны икенчел эшкәртү ысуллары турында сөйли. Балалар өчен мастер-класслар үткәрелә.