13 яшьлек Камилгә, тернәкләндерү курсына эләгү өчен, битараф булмаган кешеләрдән ярдәм кирәк. Яшь ярымлык малайга аутизм диагнозы куелган, ул сөйләшми. Гаилә кирәкле сумманың бер өлешен җыйган, хәзер телевизор караучылардан да ярдәм кирәк.
Камил Хәйруллин гаиләдә беренче һәм күптән көтелгән бала. Бала тудыру йортыннан аны сәламәт бала буларак чыгарганнар. Ел ярымга кадәр авыруы беленми.
Әни сүзен Камил әйтә алмаган. Табиблар малайга аутизм диагнозын куялар. Ул сөйләшми, сөйләмне аңлавында да проблемалар бар, бу бала үсешенә тагын да күбрәк комачаулый. Менә 2 ел инде әти-әнисе тернәкләндерү үзәгендә шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә Камилнең тотышында алга китеш күзәтелә.
Дәвалануны туктатырга ярамый. Тик хәзер гаиләдә финанс кыенлыклары сәбәпле, Камил белән шөгыльләнүне туктатканнар. Өч атна инде малай педагогларга йөрми, бу вакыт эчендә хәле начарая гына. Бала тынычсызлана, көйсезләнә.
Саклык банкы: 5469 6200 1809 6501 Марат Рустамович Х.
Малай бик актив, велосипедта йөрергә, йөзәргә ярата. Чиратлап, бер-берсен алыштырып, әти-әниләре Камилне дәресләргә алып бара, аның белән буш вакытларын үткәрәләр.
Камил өчен еллык дәвалау суммасы 800 мең сумга якын. Күп өлеше җыелган инде, 280 мең сум җитми. Акчаны Саклык банкы картасына малайның әтисе счетына күчереп була. Хәтта иң аз кертем дә Камилне дәвалауны якынайта, әти-әнисенә баланың бәхетле киләчәгенә өмет уята.
Александр Шмагин. Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.