Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе парламентлары ассоциациясенең чираттагы утырышында катнашты.
Түбән Новгородта парламентарийлар җыелды. Катнашучыларны ил җитәкчесенең Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сәламләде. Киңәшмәнең пленар өлешендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, торак фондын капиталь ремонтлау темалары каралды. Закон чыгару җыеннары рәисләре быел Идел буеның 14 төбәге парламент берләшмәсенә 20 ел тулуын да искәртте.
Ике дистә ел эчендә Идел буе төбәкләре парламент рәисләре 60 тапкырдан артык җыелган. Ике йөздән артык мәсьәлә каралган
Төп темалар — азык-төлек куркынычсызлыгы, бюджет, социаль һәм мәгълүмати сәясәт, милләтара мөнәсәбәтләр. Закон чыгаручыларга дәүләт җитәкчесенең округтагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, профессиональлек һәм битараф булмаган якын килү Идел буе закон чыгару органнарына иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
Бу юлы хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Игорь Комаровның әйтүенчә, бу тема федераль хакимиятнең даими игътибар үзәгендә.
Соңгы өч елда Вәкаләтле вәкил аппараты капиталь ремонтның төбәк системалары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча дәүләт җитәкчесенең Законнар һәм карарларының үтәлешен берничә тапкыр тикшерде.
Татарстан, «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Идел буе төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Бу өлкәдә Татарстан төбәк компетенцияләр үзәге илдә иң яхшылар бишлегенә керә. Татарстан 2020 ел нәтиҗәләре буенча илкүләм проектта катнашу буенча иң актив төбәк дип танылды. Реееспублика Дәүләт Советы рәисе көн тәртибендәге ике тема буенча республика тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ассоциациянең 20 еллыгы турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин округ закон чыгаручыларының үзара хезмәттәшлегенең яхшы коралы булдырылуын билгеләп үтте.
Без уңай тәҗрибә уртаклашабыз, көн кадагындагы актуаль мәсьәләләрне карыйбыз. Бүген без шулай ук көн тәртибе буенча үз тәкъдимнәребезне җиткердек, бу эш алга таба да камилләштерелергә һәм ныгырга тиеш дип уйлыйм.
Утырышта Яшьләр парламентлары ассоциациясен төзү турында килешүгә кул куелды. Фәрит Мөхәммәтшин ассоциацияне торгызуда һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хатына лаек булды.
Бүген 15 июньдә парламентарийлар Дәүләт Советы утырышына җыела.
Депутатлар узган ел өчен республика бюджетын тулысынча расларга исәпли. Хисап палатасы вәкилләре үз эшләре турында сөйләячәк. Шулай ук парламентарийлар Татарстан белән Башкортостан һәм Чувашия чикләренең урнашу урыны турында килешүләр кабул итәргә ниятли. Кадрлар мәсьәләсе дә карала. Халык ышанычлылары Олег Коробченконың вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатырга әзерләнә. Президент аның кандидатурасын вице-премьер – Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы вазыйфасына кертте. Бу карарны шулай ук парламентарийлар килештерергә тиеш. Дәүләт Советы Россия Җинаять кодексында наркотиклар тараткан өчен җәзаны катгыйландыруга кагылышлы үзгәрешләр кертергә әзер.
Дәүләт Советы утырышына, гадәттәгечә, парламент комитетлары да зур җаваплылык белән әзерләнде. Депутатлар балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләрен, узган елгы республика казнасы параметрларын җентекләп тикшерде-саннарны сессиядә тулысынча расларга кирәк була. Республиканың сайлау кодексына үзгәрешләр кертү дә карала
…..
Парламент депутатлары «Балалар рәсем ясый»16 нчы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Аны безнең телерадиокомпания партнерлар белән бергә оештырды. Дүрт номинация-Россия халыкларының мәдәни мирасы елы, Татарстанда цифрлаштыру елы, Куркынычсыз юллар һәм «Мин – үз Ватанымның патриоты» юнәлешләре меңләгән яшь рәссамны битараф калдырмады.
Балалар илне төрле төсләрдә сүрәтли. Шәһәрләр, бистәләр, авыллар тормышы чагылыш таба. Ә гомуми күренеш бүләкләү тантанасында барлыкка килде. Бу залда республика конкурсы финалистлары. Иҗат өчен темаларның берсе-Россиядә цифрлаштыру елы.
Быел конкурс 16нчы тапкыр үткәрелде. Аны безнең телерадиокомпания, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе, Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы, шулай ук Татарстанның ЮХИДИ идарәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» бюджет учреждениесе оештырды.
Алар үз иҗатлары аша илдә һәм республикада булган бурычларны хуплыйлар, үз карашларын белдерәләр. Мин күп тапкыр әйттем, балалар туган иелебезне, республиканы яраталар. рәсемнәрне дә яратып ясыйлар.
Конкурс берничә ай барды. Бу вакыт эчендә безнең телеканал журналистлары бөтен Татарстанны, зур шәһәрләрдән алып кече авылларга кадәр йөреп чыкты. Сюжетларда без яшь рәссамнарның киләчәген ничек күрүләрен бөтен төсләрдә дә күрсәттек.
Балалар рәсемнәрне чын күңелдән,ничек булдыралар — шулай ясыйлар.. Илебезне, Ватаныбызны ничек күрәләр – шулай сүрәткә төшерәләр. Ихлас күңелдән ясалган рәсемнәр безнең телевизион эфирның бизәге булды,
«Зарница» җитештерү берләшмәсендә һәм Казан Союзмультпаркында да иҗат иреген хупладылар.
Синхрон: Альбина Халикова, Союзмультпарк директоры убрать
Синхрон: Артур Әбделҗанов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Аҗаган» җитештерү берләшмәсе җитәкчесе
Балалар призлар, бүләкләр алды, үз хисләрен, карашларын ихлас күңелдән белдерде. Балалар алдаша белми. Мондый чараларны үткәрергә, аларны тагын да кызыклырак итәргә. күбрәк балаларны җәлеп итәргә кирәк. Без аларда социаль иммунитет формалаштырабыз.
Конкурсны үткәрү датасы да традицион. Бүләкләү тантанасын Россия көне алдыннан уздырулары символик мәгънәгә ия. Чөнки балалар-илнең киләчәге һәм алар аны якты буяулар белән ясый.
Парламент хәбәрләре турныда кыскача шулар иде