Балаларны Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе музеена чакырдылар. Экскурсияне Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен үткәрделәр. Аларга Казан губернасының гадәттән тыш комиссиясе төзелү турында документаль фильм һәм экспонатлар күрсәтелде. Алар арасында диверсияләрне раслаучы әйберләр, җинаять эшләре буенча фрагментлар, Бөек Ватан сугышы елларындагы күренекле разведчиклар турындагы материаллар да бар.