Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен яңа штрафлар үз көченә керде.
Бакча участокларында да, урман массивларында да закон бозу очраклары күзәтелә. Урманда учак яккан өчен иң зур штраф каралган. Аерым режим вакытында учак ягып, табигатькә зыян килгән очракта- штраф суммасы 8 мең сумнан алып, 20 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Табигатьтә, дачадан читтә шашлык кыздырган өчен 5 мең сумга кадәр штраф салына.