Казанда интерактив кичке ашларны тәкъдим итәләр. Узган атнада үзбәк милли сыйларының серләрен ачтылар. Махсус тәмләткечләр кулланып пешерелгән сый-нигьмәт, аш-су әзерләүче осталар турында — Искәндәр Гыймалтдинов репоритажында.
Телеңне йотарлык тәмле пылау пешерү өчен күп вакыт кирәкми. Аш-су остасы алдан ук барысын да чамалый. Башта кайнап торган майга сыер, сарык итен салып кыздыра. Бер мизгелдә казанга туралган суган, кишер өсти. Ярты сәгатьтән соң, дөге сала. Һәрберсенең үз вакыты бар.
Үзбәкстанда пылауның алтмыштан артык төрен әзерлиләр, өстәвенә, тәмләткечләр бертөрле диярлек, ә тәмнәре — төрлечә. Пылау пешерүнең уннарча ысулы билгеле. Пылауны туйларга да, бәйрәмнәргә дә әзерлиләр. Шәрык традициясе буенча пылауны ир-атлар гына әзерли, хатын-кызларга хәтта казан янына килергә дә рөхсәт юк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда гастрономик кичке ашларны күрсәтүне казах кухнясыннан башладылар. Бишбармак пешерделәр.
Хәзер Казанда төрле илләрнең генераль консуллыгы исәпләнә. Кайсы илнең популяр ризыгын икенче тапкыр тәкъдим итәрләр – монысы әлегә сер.