Буа районы вәкилләре Новосибирскида Сабантуен уздырды. Делегация себердә яшәүчеләргә бәйрәмне оештыру өчен меңнән артык чакрым юл үтте. Кунаклар арасында район җитәкчелеге, артистлар, халык осталары бар.
Милли аһәңнәр Ватаннан читтә, себерлеләр күңелендә дә яңгырый. Аларның тамырлары-Татарстаннан. Новосибирск һәм күрше өлкәләрнең йөзләгән халкы Сабантуйга килде. Себергә Сабантуй бәйрәмен Буа делегация алып килде.
Бәйрәм кунаклары милли уеннарда бик теләп катнашты катнашты. Алар капчык белән сугышу, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тарту, көрәш һәм чүлмәк вату.
Себернең Татарстаннан музыкаль сәламен танылган җырчы Мөнир Рахмаев тапшырды.
Быел Сабантуй Россиянең 56 субъектында, һәм 30 чит илдә үткәрелә.
Яхшы эшли торган кеше яхшы ял итә. Шуңа күрә Буадан килгән делегация Новосибирскида мәдәни чарадан тыш эшлекле программа да оештырды. Шәһәрнең бизнес-үзәгендә эшмәкәрләр белән очрашу булды.
Очрашуда импортка бәйлелек һәм импортны алыштыру проблемаларына күтәрелде, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары үсеше турында эшлекле сөйләшү узды
Алга таба ике якта тәҗрибә алмашу дәвам итәчәк, дип килештеләр.
Вадим Струминский, Ләлә Зәйнуллина. Азат Сөнгатов, Гакил Камалетдинов, Татарстан яңалыклары, Новосибирск.