Хөкүмәт Йортында «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектларының озак сроклы хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашуны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киләсе елга кайбер объектларны финанслау, шулай ук Казанда Түбән Идел бассейны округы советы утырышын уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.