Татарстан Журналистлар берлегендә түгәрәк өстәл узды. Анда татар телендә эшләүче радиостанцияләрнең хезмәткәрләре катнашты. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
“Телевидение барлыкка килгәч, радио бетәргә мөмкин” дигән сүзләр элек гел тарлаган була. Шулай да бүгенге көндә радиолар һәм аларны тыңлаучылар күп. Татарстан радиосына 95 ел, аны тыңлап 5 буын үсте, түгәрәк өстәлдә әйтелгән фикерләр тамашачылар санынны арттырырга булышырга мөмкинлек бирер.
Тыңлаучылар радиога тартылсын өчен, аларны мавыктырырга, кызыксындырарга кирәк. Яңа контент уйлап табу өчен бюджет кирәк, шул исәптән Грандлар да. Инстаграм ябылгач, радиостанцияләр вконтакте
Бүгенге көндә татар телендәге радиолар эшли әле. Тыңлаучыларның машинадан телефонга, “Акыллы станция”гә, социаль челтәрләргә дә күчеп эшләү мөмкинлеге бар. Киләчәктә тыңлаучыларны кызыксындырырлык, үз артларыннан ияртерлек заманча тапшырулар артыр дип, өметләнергә кирәк.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хасанов, Татарстан яңалыклары.