11 июньдә Габдулла Тукайның Казандагы музеенда музей көне билгеләп үтелә. Җәйге каникулларда музейда мәктәп балалары һәм туристлар өчен төрле тематик экскурсияләр, очрашулар, тамашалар да оештырыла.
Тукай музее җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфирында шуларның барысы хакында тәфсилләп сөйләде, музей фондын тулыландыруда соңгы вакытта башкарылган эшләргә тукталды. Тукай мирасын барлау буенча радиотыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Студия кунагы безнең кайбер сорауларга да ачыклык кертте.