Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстанда алдынгы инженер мәктәпләре проектына булышырга тәкъдим иттеләр.
Цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов президент белән очрашуда шундый башлангыч белән чыкты. Алдынгы инженер мәктәпләре булдыру зур предприятиеләрне укыту һәм фәнни үзәкләр белән кооперацияләү өчен максималь шартлар булдырырга мөмкинлек бирә. Бизнес белән тыгыз хезмәттәшлектә стартап-студияләр барлыкка килү турында да сөйләштеләр. Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның илнең фәнни-техник үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.