Җәй – юбилейлар чоры дисәк бер дә ялгыш булмас. Тапшыруыбыз кунаклары матур гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче- шәхесләребез. Бүгенге кунагыбыз Кәрим Тинчурин исмендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының олпат шәхесе, Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Әлфия Якуб кызы Хәсәнова 1952 елның 5 июнендә Чәбки-Саба авылында туа. Урта белем алганнан соң, Казан мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, туган ягына әйләнеп кайта һәм Саба яшь тамашачылар театрына нигез сала. 1979 елда Әлфия Хәсәнова Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына артистка итеп эшкә чакырыла. Ул биредә беренче рольләре аша ук ( Мөслимә – Т. Миңнуллин “Кырларым-тугайларым”, Зилә – Р.Хәмид “Кайтыр идем”, Зөбәрҗәт, Сәлви – Н. Исәнбәт “Хуҗа Насретдин” һ.б.) үзен чын-чынлап таныта, тамашачылар мәхәббәтен казана. Әлфия Хәсәнова Татарстанның атказанган артисты!