Җәй җитү белән травма алу очраклары арткан. Балалар һәм яшүсмерләрнең электр самокатларыннан егылулары теркәлгән. Самокатта йөргәндә быел 49 бала имгәнгән. Бу фактлар профилактик чараларга игътибарны көчәйтү кирәклеген искәртә.
Шәфкать туташы 7 яшьлек Рамзан Харисовның һәр адымын җентекләп күзәтә, йөрергә булыша. Саксызлыгы сәбәпле, ул авыр травма алган, җәрәхәтләре әле дә сызлый.
Самокатта йөргәндә, малайны җәяүлеләр кичүендә бәрдерәләр. Травма ала, гипс салалар, кимендә ике атна каникулын хастаханә ятагында үткәрергә мәҗбүр. Гомумән, соңгы вакытта балаларның яраткан транспорт төре катнашындагы аварияләр арткан. Күбесе республика клиник хастаханәсенең травпунктында дәвалана.
Көннәр җылыткач, самокатларда йөрүче балаләр күбәйде. Юл-транспорт һәлакәтләренең артуы да шуңа бәйле.
Татарстанда ярты ел эчендә генә дә самокатлар катнашында 8 авария булган.
Ике көпчәкле транспорт чараларына кагыйдәләр катгыйланды. Самокат арендага 16 яшьтән соң гына бирелә.
Белгечләр балаларны урамда ялгызы калдырмаска, кагыйдәләрне катгый үтәүләрен исләренә төшереп торырга киңәш итә.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ленар Гыйззәтуллин, Татарстан яңалыклары.