Казаныбызның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар татар театр студиясенең спектакле күрсәтелде. Студиянең беренче эше Габдулла Тукай иҗатына багышланды. Тамашачыларга драматург Равил Бохараев пьесасы буенча куелган (Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсе) «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле тәкъдим ителде. Тулырак Фәннур Хәсәнов һәм Таһир Хәсәнов видеоязмасында.
Беренче премьерада студиянең барлык шәкертләре дә катнашты. Спектакль өчен махсус костюмнар тектерелгән. Кичәгә театр сөюче тамашачылар белән студиягә йөрүче “артистларның” әти-әниләре, укытучылары, башка театр студияләре шәкертләре дә чакырулы булды.
Бәләкәй Апушны Кырлайда яшәүче Сәгъди абыйсы үз гаиләсенә тәрбиягә ала. Кичләрен Апуш, күккә карап, йолдызлар санарга ярата. Ул тылсымлы ерак илләр турында хыяллана. Инде йоклап киттем дигәндә, чү! Нинди тавыш бу? Әллә инде йорт иясе үземе? Нинди әкиятләр сөйләр икән ул, Апушка?.. Нәни Апушның тылсымлы тешләре дә кайчан да булса бөек Тукайның әкиятләренә әйләнер!
Студия үз эшен ел башында ук башлап җибәргән иде: кастингта Казан шәһәреннән, Арча, Лаеш, Балтач һәм башка районнардан 100гә якын укучы катнашты.
«Апуш» студиясенең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, милли мәдәниятне үстерү.
Проект Казан Мэриясе тарафыннан тормышка ашырылды. Студиягә йөрү бушлай булды. Беренче студия проекты уңышлы нәтиҗәләр күрсәткән очракта «Апуш» татар театр студиясен алдагы елда Ленин исемендәге мәдәният сараенда зурлап ачу тантанасы планлаштырыла. Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.