Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты кадрлар резервының яңа составы тәкъдим ителде.
Анда катнашучылар министрлыкларда, муниципалитетларда, ведомствоара оешмаларда җитәкче вазифаларга кандидатлар буларак карала. 27 майда Татарстан Президенты кадрлар резервында катнашучыларның билгеләнгәндә өстенлеккә ия булуы турындагы Указга кул куйды. Хәзер исемлектә 192 кеше. Алар Рөстәм Миңнехановка үз проектларын тәкъдим итте.