Татарстанда көндез тынлыкны саклау өчен “тынлык сәгате” кертергә җыеналар
ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты республика законына 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тынлык сәгате» билгели торган төзәтмәләр әзерли. Бу вакытта гражданнар тынлыкны сакларга тиеш булачак.
«Республика халкының күп санлы үтенечләре белән бәйле рәвештә, төбәкләрнең (Федерациянең башка субъектларының уңай тәҗрибәсен исәпкә алып, Т-и иск.), Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында»гы ТР Законына 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тынлык сәгате»н кертергә, шулай ук административ хокук бозулар турында ТР Кодексына тиешле үзгәрешләр әзерләргә тиеш», — диелә профильле комитет бәяләмәсендә.
Документта Татарстан Дәүләт Советына һәм муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларына гражданнарның, нигездә, яшь аналар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тынлык сәгате» кертү үтенече белән даими рәвештә мөрәҗәгатьләре килә, дип күрсәтелә.