Казан Эрмитажы үзәгендә начар күрүче кешеләргә картиналарны кул белән капшап карарга да тәкъдим итәләр. Татарстанда беренче тапкыр экспонатлар белән шул рәвешле танышырга мөмкинлек бирүче тактиль станцияләр барлыкка килде. Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан 17 гасыр Фламанд сәнгате үрнәкләре күргәзмәсе ачылды.
17 гасыр сәнгать үрнәкләрен бармаклар тидереп карау мөмкинлеге туды. Экспонат янында, махсус тактиль станциядә картинаның тулы күчермәсе. Начар күрүчеләр картинаны караудан тыш, кул белән дә капшый алалар.
Бу начар күрүчеләргә картинада сүрәтләнгән әйберләрне яхшырак тоемларга мөмкинлек бирә.
Синхрон Дарья Моратова «Эрмитаж-Казан» үзәгенең фәнни-методик бүлеге җитәкчесе
Әйтик, картинада җиләк-җимеш сүрәтләнгән булса, янәшәдә шуларны куябыз, тәмле исләре чыга.
Экскурсия үткәрүчеләр картинаны ныграк тоемлау өчен, нечкәлекләре турында тәфсилләп сөйлиләр. Начар күрүчеләр күргәзмәне мөстәкыйль карый алалар, алар өчен махсус аудиогид та эшләнгән.
Аудиогидта бина, диварлар, утырып ял итү урыннары, борылышлар турында мәгълүматлар бирелә. Бу бик уңайлы.
Фламанд сәнгатенең алтын гасыры экпонатлары Татарстанга да килеп җитте. Бу уникаль тарихи картиналарны күрү һәм капшап карау өчен уникаль мөмкинлек. Тактиль станциядә берничә шундый үзенчәлекле картина тәкъдим ителгән.
Бу уникаль мөмкинлек турында күбрәк кеше белсә, без шат булыр идек.Уңайлы аудиогид программасы, экскурсияләр бушлай, бары тик алдан язылып куярга гына кирәк.
Хәзер Эрмитаж үзәгендә Казан видеогид һәм ишетү проблемалары булган кешеләргә ишарәләр күрсәтү юлы белән экскурсияләр әзерлиләр. Сәламәтлек үзенчәлекләренә карамастан, теләгән һәр кеше үзенчәлекле сәнгать дөньясы белән таныша ала.
Эльвира Фәйзуллина, Илдар Галәветдинов,Татарстан яңалыклары.