Республикада яшәүче төрле халыкларның милли бәйрәмнәрен Бөтенроссия күләмендә зурлап үткәрү матур традициягә әйләнде. Әгерҗе районының Кадрәк авылында мари халкының “Семык” бәйрәме тамашасына да бөтен илдән меңләгән кеше җыелды.
Җылы җәйге яңгыр явып торганда, күмәк биеп алдылар. «Семык» — мариларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Гадәттәгечә, аны Пасхадан соң җиде атнадан соң,Троицк бәйрәме атнасында билгеләп үтәләр. Туган-тумачаларын кунакка чакыралар, милли ризыклардан сыйланалар, бер-берсенә кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Бу бәйрәм –халыкның зур рухи хәзинәсе.
Мәйданда Татарстан һәм Россия коллективлары катнашында концерт узды. Декоратив-гамәли сәнгать, агачтан эшләнгән әйберләр, савыт-саба, милли кием-салым, сувенирлар күргәзмәсе узды. Балалар өчен уеннар, төрле осталык дәресләре үтте.
Теләүчеләр чүлмәк ясау, талдан әйбер үрү, чигү, милли ризыкларны әзерләү күнекмәләрен алды. Кунакларны коймак, башка камыр ризыклары, үләне чәе белән сыйладылар.
Бәйрәмдә мариләр яшәгән Арча, Балтач, Алабуга, Кукмара, Менделеев, Минзәлә, башка районнар, Казан, Чаллы вәкилләре актив катнашты.
Мари Эл Республикасыннан » Морко кундем” халык вокаль һәм “Шайра кундем” мари фольклор ансамбле чыгыш ясады. Аларга бәйрәм кунаклары кушылып җырлады. Күңелле тамашага Удмуртия, Башкортстан, Киров, Свердловск өлкәләреннән, Алтай краеннан да кунаклар килгән иде.
Әгерҗе районы «Семык» бәйрәмен өченче тапкыр уздырды. 2010 елда мари мәдәнияте бәйрәме Бима авылында, 2016 елда Күләгәштә һәм быел Кадрәк авылында узды.
Фәнис Мөхәммәтов. Валентина Васильева, Татарстан яңалыклары.