Республика балалар клиник хастаханәсендә дин кардәшләребезгә намаз уку бүлмәсе ачылды. Ул балалар яман шеш авырулары, гематология һәм хирургия үзәгендә 5 катта урнашкан.
Намаз уку бүлмәсенең мәйданы-21квадрат метрдан артыграк, аңа 15 кеше сыя. Бүлмә тәһарәт алуга җиһазландырылган, идәнгә келәм җәелгән. Биредә шулай ук ислам дине әдәбиятын уку, догалар өйрәнү мөмкинлеге дә бар. Бүлмә хастаханәдә дәваланучы яшь пациентларның ата-аналары соравы буенча ачылды.