Июньдә пособиеләргә үзгәрешләр кертелде. Өч пособие түләве арттырылды.
Июнь аеннан тулы яки тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөкле хатын-кызларга түләү арткан. Бу ил Президентының яшәү минимумын арттыру турындагы карары белән бәйле. Әйтик, хәзер йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызлар аена 6 мең дүрт йөз сумга кадәр, 17 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр уртача биштән алып, 11 меңгә кадәр түләү ала. Пособиеләрне яңадан исәпләү өчен гаризалар бирергә кирәкми, барысы да автомат рәвештә башкарыла. Шулай ук Пенсия фондыннан июнь аеннан эшләмәүче пенсионерларга барлык социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр 10 процентлы индексацияне исәпкә алып түләнә, дип хәбәр иттеләр.