Республика Милли китапханәсендә сайлаучыларның “Мой голос – Минем тавыш” форумы узды. Ул сайлаучылар белән эшләүнең хәзерге формаларына багышланды.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлаучылар белән башарылган эшләр турында сөйләде. Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов гражданлык җәмгыяте институтлары белән даими элемтәләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә сайлауларда уңайлы шартлар тудыру турында Үзәк сайлау комиссиясе төркеме эшчәнлеге буенча да фикер алышынды.