Һава торышы көйсезлекләренә карамастан, республикада сабан культураларын чәчү уңышлы тәмамланды. Буа районының «Авангард» агрофирмасында быел беренче тапкыр сорго чәчтеләр. Әлеге культура — тары һәм кукуруз катнашмасы. Терлек азыгы сыйфатында игелә. Сорго — җылылык яратучы үсемлек, аны Саратов өлкәсендә киң кулланалар. Агрофирма әлегә өч гибрид сортын сатып алган.
Соргоны бөртекле культуралар чәчкән кебек рәтле чәчкеч белән чәчәләр. Утырту тирәнлеге 4 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Югыйсә, аның тамырлары корырга мөмкин. Бу җаваплы эшне күптән түгел трактор штурвалы артына утырган Фәргать Төхфәтуллин башкара.
СНХ Фәргать Төхфәтуллин “Авангард” агрофирмасы механизаторы
Нормально булса, кырыклар була инде. Кырык бишләр
Узган ел җәй коры булу сәбәпле, кукурузның азык сыйфаты югалган. Бу аны алыштыручы культура эзләүгә этәргеч биргән. Хуҗалыкта соргога тукталганнар. Агрофирма аның өч гибридын сатып алган.
СНХ Хәмит Гыйматдинов “Авангард” агрофирмасының баш агрономы
Берсе сорго сахарный, анардан силос чыга диделәр инде безгә. Сорго зерновой – анардан сенаж да һәм силос та чыга диделәр, ясап була диләр. Һәм сорго-суданская трава. Анысы силоска әзерләнә
Агрофирмада сорго 250 гектарга якын мәйданда чәчелә. Җирләрнең яртысында ул сенаж, калган өлешендә силос өчен үстерелә. Үсемлек авыруларга чыдам дил белгечләр. Кукуруз белән бервакытта, иртәрәк тә өлгерергә мөмкин.
СНХ Хәмит Гыйматдинов “Авангард” агрофирмасының баш агрономы
Яшел массаны, алар әйтүе буенча, 200дән 300 центнерга кадәр яшел масса бирә дип баралар. (06:42) Күбрәк инде ул, алар әйтүе буенча, савым сыерларына, мөгезле эре терлекләргә
Баш агроном сүзләренә караганда, нәтиҗә яхшы булса, киләчәктә соргоны орлыкка да үстерергә мөмкиннәр.
Алсу Сәмигуллина, Гакыйл Камалетдинов. Татарстан яңалыклары