Балаларның җәйге ялы башланды. Лагерьларны төзекләндерү республика программасы буенча егермедән артык объектта ремонт тәмамланды. Шуларның берсе –“Мирас-Наследие” этно мәдәни сәламәтләндерү лагере. Биредә ял итүче балаларның шатлыгын Рөстәм Миңнеханов та уртаклашты.
Яңартылган лагерь киңлекләрендә төрле телләрдә балаларның шат авазлары яңгырыйБиредә ял итүче иң нәни балалар да төгәл кагыйдәләргә өйрәтелгән. Һәр халыкның рухи мирасын хөрмәтлиләр, саклыйлар. Бу Идел буе федераль округында беренче этно мәдәни балалар лагере. Бер корпуста милли ризыклар әзерләргә өйрәтсәләр, икенчесендә чигү-бәйләү, башка һөнәр серләрен үзләштерәләр.
«Мирас» балалар сәламәтләндерү лагере ике еллык капиталь ремонттан соң, балаларны кабул итте. Бу ял итү базасы гына түгел, ә төрле яклап үсү, тәҗрибә алмашу урыны да.
Лагерьда барлык уңайлыклар — ашханә, медицина пункты, клуб, сәхнә бар. Балаларны беренче булып Татарстан Президенты котлады.
Лагерь сменага 144 баланы кабул итә.
Балалалар лагерьларын төзекләндерү республика программасы буенча Татарстанда 24 обьект тәртипкә китерелгән. Ялны оештыруны балалар белән эшләүче оешмалар контрольдә тота.
Айнур Вәлиәхмәтов, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.