Шушы көннәрдә 11 нче татар гимназиясендә Хатыйп Миңнегулов исемендәге «Дөньяда сүзебез бар» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үтте.
Елдан-ел катнашучылар саны арта. Быелгы конференциягә 200 дән артык эш килгән. Алар арасында Татарстан районнары белән беррәттән Чувашия, Якутия, Самара, Мәскәүдән эшләр бар. Конференциядә катнашучыларның хезмәтләре фәнни җыентык итеп басытырылган. Мәктәптә әдәбиятка, фәнгә кызыксындыруда укытучыларның хезмәте бәяләп бетергесез
Конференциянең катнашучылары Хатыйп аганың укучылары, шәкертләре, хезмәттәшләре. Аның фәнни эшчәнлеген барлау уңаеннан галимнәр чыгыш ясады.
Сабыр, кайгыртучан булуы аның якын туганнарыннан тыш хезмәттәшләренә дә чиксез.
Хатыйп абый бер җылы, якты учак кебек кешеләрне үзенә тартып тора. Кайда гына булмасын аны кешеләр урап ала. Һәммәсе аның белән аралашырга, фикерен ишетергә тырыша.
Бу мәктәптә Хатыйп аганың музее бар. Аны “Дәрвишләр бистәсенең балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре гимназия укытучылары белән берлектә оештырган.
Хатыйп абый 1700ләп публикация авторы, шуның 70е – китап, 23е – монография. Шушы саннар да аның фәнни эшчәнлеге хакында сөйли. Халкым, милләтем дип янып йөргән остазның һәркемгә әйтер сүзе бихисап.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов.