Бию – Үз-үзеңне күрсәтү, хис-тойгыларны тамашачыларга тапшыру сәнгате. Биюче хәрәкәтне генә күрсәтми, ул тамашачыга бер сүз дә ишеттермичә тарихыны аңлатып сөйли. Һава торышының якшыруын гына көтеп торган шикелле Казаныбызның Авиотөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәктәпләре бию коллективлары –барысы да Башкалабызның “Крылья Советов” паркына бию фестиваленә җыелды. Тулырак Фәннур Хәсәнов һәм Ленар Гыйззәтуллин видеоязмасында.
Талантлы балаларның иҗади потенциалын тормышка ашыруда ярдәм итү максатыннан, инде традициягә әйләнеп баручы балалар бию фестивале быел да оешты. Күптән түгел генә Авиотөзелеш районының “Крылья Советов” ял итү паркы берничә йөзләгән балаларны үз канаты астына җыйды.
Бүген, уку тәмамланганнан соң, кояшлы табигать кочагында, матур бәйрәм оештырырга уйладык. Бию бәйрәме. Бию ул югары сәнгать. Аны һәркем ярата. Үзенә якын итә. Һәркемнең биисе килә, үз мөмкинлегеннән чыгып. Ә без оештыручылар, ул мөмкинлекне бирергә тырышабыз. Әлеге фестиваль башкалабызның Крылья Советов ял паркында уза һәм форсаттан файдаланып, район җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Баланың дәрестән соң вакытын дөрес һәм файдалы үткәрү -һәрберебезне борчый торган мәсьәлә. Әлеге вакыт арасын дөрес оештырырга һәрбер уку учреждениясе бурычлы.Класстан тыш эшләр- дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән тәрбия сәгатьләре. Мәктәптән тыш эшләрнең бер төре- нәкъ менә бию дәресләре инде. Балаларның биюгә теләкләре зур, бер-берсеннән күреп, бераз көнләшеп тә алар бию түгәрәгенә теләп йөриләр. Аның төп максаты да- бию- үткәреләчәк бәйрәмгә, кичәгә яисә конкурска дип әзерләнә.
Һәрберсе үзенчәлекле. Үзләренчә аерылып тора. Исемнәре белән дисеңме, әллә инде бию төре белән ме, кастюмнары, үз- үзләрен тотышлары мы, бию көйләре ме- барысы ды төрле. Виктория, Индиго, Сөембикә, Йолдызлык, Сказка, Силуэт һәм башкалар һәм башкалар. Өч сәгатьлек тамаша. Балалар бии. Тырышалар. Шатланалар, Әти-әниләр кул чаба, ә җитәкчеләр сынала.
Әлбәттә, Без бу көнне бик сагынып көтеп алабыз. Бик күп коллективлар җыела. Ел тәмамлануга йомгак ясыйбыз. Бу безнең яраткан фестивалебез. Һәр елны оештырырга тырышабыз. Балалар шатлана, аларга карап без сөенәбез.Без хореографлар очрашабыз, аралашабыз, үзебезнең уңышларыбыз белән уртаклашабыз. Беләсезме-бу ярату, биюгә мәхәббәт. Алдагы елларда да шулай шатланырга насыйп булсын иде.ештыручы.
Бию түгәрәге- ул бию өйрәтү белән генә чикләнеп кала алмый, ул зур иҗади эш, күмәк эш. Максат та бит биючеләр әзерләү түгел, ә музыка, бию хәрәкәтләре аша үзеңнең иҗади сәләтеңне күрсәтү, биюдән зур канәгатьлелек алып, физик һәм психик киеренкелекне бетерү. Алга таба да зур иҗади уңышлар, биек үрләр юлдаш булсын сезгә!
Фәннур Хәсәнов, Ленар Гыйззәтуллин Татарстан яңалыклары.