Лагерьларда, мәктәпләрдә балаларның җәйге ялы ничек оештырыла? Иминлекне тэмин итү чаралары ничек үтәлә? Түләүсез яки ташламалы юлламалардан кемнәр файдалана?
Гео Казан
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры шушы һәм балаларның ялын оештыруга бәйле башка четерекле мәсьәләләргә багышланды. Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кызлар депутатлар төркеме җитәкчесе Алсу Нәбиева тыңлаучыларны борчыган сорауларга да җаваплар бирде. Студия кунагына без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.