Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко эш сәфәре белән Татарстанда булды.
Биектау район үзәк хастаханәсендә дистанцион консультация бирү системасы эшчәнлеген карады. Фельдшер-акушерлык пунктларында үткәрелгән экокардиограмма нәтиҗәләре поликлиникада җыела. Әлеге система авыруларга тиз арада диагноз кую мөмкинлеген бирә. Бу сәламәтлек саклауның беренчел звеносын заманчалаштыру федераль проекты буенча Татарстанда төзелгән беренче поликлиника.
Казандагы 7 нче клиник хастаханә дә заманча җиһазлар белән яңартылды. Виртуаль чынбарлык, магнит стимуляциясе, оксигено терапия кабинетлары барлыкка килде. Беренче пациентлар заманча ысуллар ярдәмендә тернәкләнә. Бөтен җиһазлар да диярлек — үзебездә җитештерелгән. Виктор Фисенко билгеләп үткәнчә, медицина үзәкләрен, шул исәптән район үзәкләрен, диагностика, тернәкләндерүнең заманча җайланмалары белән җиһазландыру дәвам итә.