Кичә Казан Кремлендә Иминлек советының күчмә утырышы узды. Аны Николай Патрушев үткәрде. Утырышның төп темасы Идел буе федераль округының авыл территорияләрен үстерүгә багышланды. Элеккечә, халыкның авылдан күчеп китүе — иң кискен мәсьәләләрнең берсе.
Тормыш үзгәрде. Бакырчы халкы өченң барысы да бар. Авылда хәтта яңа фитнес үзәк тә ачылды. Күптән түгел яңа фельдшер-акушерлык пункты, заманча мәдәният йорты, башка социаль объектлар төзелде. Авыл үрнәк.
Бу хакта авыл территорияләрен үстерү буенча Куркынычсызлык Советы утырышында билгеләп үтелде.
Соңгы биш елда Идел буе федераль округында авыллардан 350 мең кеше күченеп киткән. Халыкны аваылда калдыру өчен инфраструктураны үстерергә кирәк.
Авыллар яңа мәктәпләргә, яхшы юлларга мохтаҗ. Округта 8 меңнән артык торак пункты юлсызлыктан интегә. Халыкны эш белән тәэмин итүгә аерым контроль.
Эшлекле активлыкны арттырырга федераль һәм республика программалары да ярдәм итә. Республиканың агросәнәгать комплексына гына да соңгы өч елда 57 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу-грантлар, субсидияләр һәм ташламалы кредит бирү. Агросәнәгать комплексына ярдәм итү-ул, беренче чиратта, азык-төлек куркынычсызлыгы.
Киңәшмәдә хәзерге сәяси вәзгыять тә кузгатылды. Россиягә каршы Глобаль көнбатыш кампаниясе турында сөйләштеләр.
Тик Көнбатышның Россияне изоляцияләү омтылышы бөтен дөньяда глобаль икътисади һәм азык-төлек кризисына китерергә мөмкин, дип белдерделәр киңәшмәдә. Хәзер санкцияләр төбәкләр үсешендә тискәре чагылыш тапмасын өчен, илдәге барлык ресурсларны эшкә җигәргә кирәк.
Фирузә Насыйрова,Ильдар Галяутдинов, Татарстан яңалыклары.