Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләгән туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе хәзер инде үзгәртелгән исем астында Балтач районында зональ киңәшмә уздырды. Бер еллык эшчәнлектән соң уңай якка үзгәреш бармы? Тулырак Айзилә Батырханова әзерләгән репортажда.
Ел дәвамында Татарстанның төрле районнарында туган телне өйрәнү саклау һәм үстерү тәҗрибәләрен өйрәнгәннән соң Татарстан Республикасы президенты каршындагы татар телен һәм татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләре комиссиясе кабат районнардагы эш тәҗрибәсен өйрәнә. Бу юлы таләпләр югары. Казан арты районнары арасында телләрне саклау һәм үстерүдә милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге белән Балтач төбәге таныштырды. Әлбәттә, алар бу эштә горурлана ала. Районга килеп керүгә хатасыз язылган татар телендәге элмә такталарны күреп, җирле халыкның да үз телебездә матур итеп “Исәнмесез! Исән-сау килеп җиттегезме” дигән сүзләреннән соң күңел шатлана.
Беренче тукталышыбыз — Балтач районы Бөрбаш авылында урнашкан “Ярдәм” хәйрия фонды каршында балалар өчен пансионат. Биредә Татарстан районнарыннан, ут күршебез Башкортстаннан килгән балалар дини тәрбия ала.
Югары уку йортларына кергәндә бернинди чикләр юк. Иң мөһиме биредә алар иң мөкаддәс һәм дөрес тәрбия алалар дип бүлеште Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Пансионатта ислам дине нигезләре төштән соң укытыла. Ә инде төшкә кадәр бу балалар Бөрбаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем ала. Биредә рухи яктан нык, физик яктан сәламәт, яңа технологияләр заманында акыл белән эш итә белә торган көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбиялиләр.
Киләсе тукталыш — Балтач үзәгендә “Мәгърифәт мәркәзе” . Биредә мәгърифщт музее, милли хәзинә остаханәсе һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Әссәләм” тәрбия үзәге урнашкан. 4 яшьлек сабыйның һәрбарчабызга иман нуры теләвеннән күңелләр нечкәрде. Әлеге тәрбия үзәгендә балалар татар, рус, инглиз телләрен өйрәнә.
Соңыннан Марат Әхмәтов Казан арты районнары башлыклары һәм районнардагы мәгариф бүлеге җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Төп сорау – телебезгә булган мөнәсәбәтне тагын да яхшырту. Марат Әхмәтов күп нәрсә җитәкчеләрдән тора дип искәртте. Бала 1 нче сыйныфка барганда ук татар телле сыйныфларны сайласын өчен милли мәгариф бүлекләре әти-әниләр белән сөйләшү, аңлату эшен алып барырга тиеш дип искәртте ул.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова туган телләрне өйрәнүдә яңартылган стандартлар турында аңлатты. Татар теле Татарстанда дәүләт теле. Шул нисбәттән татар милләтеннән булмаган укучылар туган тел өйрәнгәндә татар теле һәм әдбиятны сайлый. Гаризалар әти-әниләр тарафыннан 1 сыйныфка кергәндә языла һәм ул 4 ел гамәлдә булса, соңыннан исә 5 сыйныфка барганда шулай ук гариза языла.Лилия Әхмәтҗанова коры саннар артыннан куарга түгел, ә эшнең сыйфатына игътибарны арттырырга кушты. Бигрәк тә тәрбия эшенә. Тәрбия сыйныфларының исеме җисеменә туры килеп торырга тиеш. ҺӘм иң мөһиме тәрбия эше –милли үзаң булдырудан башлана. Безнең Максат әнә шул милли үзаңны балаларга яшьтән үк сеңдереп үстерү.
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.