Бөтенроссия телевизион марафонында премьераны көтәбез. Бу көннәрдә безнең телерадиокомпания Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең «Ватан нәрсәдән башлана» фестивале финалистлары өчен клиплар төшерә. Татарстаннан Округ этабында өч кеше чыгыш ясый — бу ике коллектив һәм танылган башкаручы. Казан урамнарында көтелмәгән кадрлар турында киләсе сюжетта.
Соңгы утыз елдагы иң салкын май һәр кадрга иҗади якын килүгә рухландыра. Урамда нибары биш градус җылы, кызлар-җиңел сарафаннарда-төшерү процессы бик көчле бара.
«Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесе коллективы башкаруындагы»Пароход» җырында кара төстәге суднолар җылы курткалар һәм өшегән артистлар кебек үк, кадр артында калды. Экранда-Казансу яр буеның һәм Идел киңлекләренең матурлыгы. Бигрәк тә бу клипта мәхәббәт линиясе аерылып тора.
Клипта төшерү өчен финалга чыккан Алсу Зәйнетдиновага образларын өч тапкыр алыштырырга туры килде. Һава торышының үзгәреп торуы комачаулады. Шулай да чыогышы алкышларга күмелде. «Нурлы Казан» — «Кояшлы Казан» җырлары яңгыраган вакытта каяз күке якты мизгелләрне бүләк итте, матур итеп кояш калыкты .Алсу очраклы гына узып китүчеләрнең эдә кәефләрен күтәрде. Казан урамнарында мондый матур кадрны көн саен күреп булмый бит.
Алда — иҗади процесс — әлеге кадрларны монтажлау һәм эфирга әзерләү. Казан мәдәният институты хоры һәм солистлар башкаруында Татарстаннан «Мин яратам сине, Россия» дигән җыр да Бөтенроссия марафонында яңгыраячак. Безнең республикадан өч финалист катнаша. 12 июньдә аларны бөтен ил күрә ала — «Ватан нәрсәдән башлана» дигән уникаль телемарафонныа безнең ТРТ дефис тв нокта сайтыннан карарга мөмкин.
Диана Василова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.