Казанда урлауларга каршы илебездәге яңа җиһазларны күрсәттеләр. Күргәзмәне Росгвардиянең ведомстводан тыш сак Баш идарәсе техник советының киңәйтелгән утырышында тәкъдим иттеләр.
Бу мобиль кушымта сак хезмәтенә ишекнең ватылуы турындагы хәбәрне “Тревога” дигән сигнал аша турыдан-туры сак хезмәтенә җиткерә. Офисларда, шәхси йортларда, фатирларда урлауларны булдырмый калырга ярдәм итә. Илебездәге җиһазлар исемлегендә зур объектларны да, зур булмаган объектларны да яклау өчен барысы да бар.
Хәзер Татарстанда ундүрт меңнән артык төрле объект контрольдә тотыла. Шуңа күрә киңәшмәдә объектларның һәм кыйммәтле мөлкәтне саклауның актуаль мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Республикада барлыгы 40тан артык үзәкләштерелгән сак пункты бар.
Валентина Васильева, Ленар Гыйззәтуллин, Татарстан яңалыклары.