Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу — бөтен дөнья мөселманнары өчен әһәмиятле вакыйга — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Вакыйгалар

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу — бөтен дөнья мөселманнары өчен әһәмиятле вакыйга

02.06.2022
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу — бөтен дөнья мөселманнары өчен әһәмиятле вакыйга

Әссәләмегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Хөрмәтле дин кардәшләребез.Мөселман өммәте көтеп алган бәйрәмнәргә бай май ае үтеп тә китте. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулды. 922 елда булган бу тарихи вакыйганың бөек юбилеена әзерлек берничә ел элек башланып төрле чаралар һәм башлангычлар рәвешендә билгеләнеп килде, ә 21 нче майда борынгы Болгар шәһәрендә күптән көтеп алынган тантанасы булып узды.

Тантана Истәлек билгесе каршында мәйданда башланып китте. Нәкъ 1100 элек булган тарихи вакыйгалар..
Бәйрәмнең сәламләү өлешендә рәсми кунаклар сүз алды. Россия Президенты Владимир Путин, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган исеменнән Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан котлау телеграммалары да укылды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 1100 ел – Татарстан Республикасы өчен дә, Россия һәм бөтен дөнья мөселманнары өчен дә әһәмиятле вакыйга. Татарстан Президенты Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдинне аерып аңа олы рәхмәтен җиткерде, чөнки хәзрәт, ул беренчеләрдән булып Болгарның изге җирендә ел саен үткәрелә торган Мөселманнар җыеннары идеясен үстерә башлады. Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә һәм «Яңарыш» фондына Ислам изге урыннарын торгызу буенча зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Изге Болгар җыены үткән тарихи тыюлык мәйданчыгында бәйрәмдә килүчеләр игътибарын җәлеп иткән тагын бер бай чыганак — Татарстан мөфтияте күргәзмәсе.
******
Казанда яңа Җәмигъ мәчетенә истәлек ташы салынды. Беренче тапкыр мәчет төзелеше турында 2018 елда игълан ителгән иде. Җәмигъ мәчете шәһәрнең теләсә кайсы почмагыннан күренсен өчен Казансу яры сайланган.
Истәлек ташыннан җәймәне төшерү хокукы яшь буынга – Ислам динен кабул итү исемендәге 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләренә бирелде.
Әлеге рәсми чарага мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Тантананы сәламләү сүзләре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин ачып җибәрде. Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә. Без тышкы сәяси басымның катлаулы шартларында очрашабыз. Әмма безнең гражданнарның бердәмлеге, дини язмаларда беркетелгән иҗтимагый идеаллар бүген дә җәмгыятебезне берләштерә», – дип белдерде .
Лайф интершум
Яңа Җәмигъ мәчетен төзү эшендә теләгән һәркем ктнаша ала. «Игелек» хәйрия фонды аша үз өлешеңне кертергә мөмкин. Әлегә Җәмигъ мәчетенең иң яхшы проектына халыкара конкурс бара.
****
Май аенда узган тагын бер истәлекле вакыга «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммит узды .
Татарстан бүген мөселман өммәте дөньясына тәрәзә ролен үти. Республикабыз – илебезнең алдынгы, сәнәгате үскән, инновацион төбәкләренең берсе һәм мөселман компанияләре, инвесторлары белән багланышлар өлкәсендә әйдәп баручы төбәк. Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII Халыкара икътисади саммитның төп темалары – ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр.
****
“Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы быел 12 нче тапкыр узды. Анда истәлекле елга туры китереп 1100 дин делегат катнашты.
Бүгенге шартларда дин — милләтне саклаучы факторларның берсе.
Шунысы куанычлы, соңгы вакытта мәчетләрдә туган телне өйрәнү, дини әдәбиятыбызны кайтару буенча эш көчәйде.
Форумда чыгыш ясаучылар татар милләтен саклап калу өчен тәкъдимнәрен җиткерде, фикерләрен белдерде.
****
Бәйрәм үтте дип әлбәттә ислам вәзгыяте белән бәйле эшләр тукталмый. Юбилей уңаеннан оештырылган чаралар ел буе дәвам итә. Шушы көннәрдә Россия ислам институтында “Хәзерге яшьләр һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дип исемләнгән VII Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Фәнни чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты оештырды. Россиядә Ислам дин гыйлеме һәм теология: үткәне һәм хәзергесе; Туган тел һәм әдәбият; Мультиконфессиональ киңлектә чит телләр һәм мәдәниятләр конференөиядә яңгыраган темаларның берничәсе генә.
Җомга көне мөбарәк булысын.Әссәләмегеләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Җиңү көне  белән  татарстанлыларны Рөстәм Миңнеханов котлады

Рөстәм Миңнеханов Каравон бәйрәме белән котлады

Яңалыклар (19.05.22)

Яңалыклар (30.05.22)

Тарихи вакыйга

Тарихи вакыйга

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+