24нче апрельдән Татарстанда “Уылдык” операциясе башланды. Ул 5нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Уылдык чәчү чорында браконьер балыкчыларны аулаячаклар. Хәзерге вакытта район елга-күлләрендә даими рейдлар уздырыла. Буа районыннан махсус репортаж
Уылдык чәчкән чорда балыкларны тынычлыкта тоту. “Нерест” операциясенең максаты әнә шул. Татарстанда ул быел 24нче апрельдә башланды. Тыелган вакыт аралагында Зөя буйлары тыюлыгы, биоресурслар буенча дәүләт комитеты,балык күзәтчелеге хезмәте хезмәткәрләре районның елга һәм күлләрендә рейдлар үткәрә.
“Уылдык” операциясенең кагыйдәләре гади һәм закон таләпләрен үтәүче һәвәскәр балыкчылар өчен бик таныш.
Төрле ятьмәләр һәм башка браконьерлык җайланмалары кулланган өчен закон буенча җәза каралган. Таләпләрне бозучы физик затларга 2 меңнән алып 4 меңгә кадәр штраф салыначак. “Нерест” операциясе 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.