Башкалабызның Салават күпере торак комплексында киләсе елда яңа поликлиника салуга керешәләр. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын заманчалаштыру программасы башка күп кенә масштаблы чараларны да үз эченә ала, яңа поликлиникалар, фельдшер-акушерлык пунктларын төзергә җыеналар.
Яшел Үзәндә яңа балалар поликлиникасында иркен заллар, кабинетлар, заманча җиһазлар бар, кабул итүгә электрон язылу системасы кулланыла. Нәни кечкенә пациентларга файдалы процедуралар оештырыла.
Узган ел Татарстанда 39 Сәламәтлек саклау объекты төзелде яки ремонтланды. Тагын 65ен төзиләр, 90ын быел яңарталар. Күпләргә компьютер томографиясен районнарда узу мөмкинлеге туа. Җиһазларның да 60 проценты үзебезнең илнеке.
Ремонттан Яшел Үзәндәкан тамырлары үзәге, онкология, урология бүлекләре, балалар хирургиясе урнаша. Шулай ук яңа поликлиниканың нигезен салганнар.
2022 елда медицина учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлауга барлыгы 7 ярым млрд. сум акча тотыла.
Өстәвенә, күп кенә проектлар башка төбәкләргә, мәсәлән Кырым республикасына да исәпләнгән.
Боларның барысы да, медицина хезмәткәрләре өчен торак төзелеше кебек үк, медицинада кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Барыннан да элек, авылларда һәм кече шәһәрләрдә.
Инна Данилова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.