Көтелмәгән хәлләргә һәрвакыт әзер булып торырга кирәк. Казан Халыкара аэропортында ведомствоара хезмәткәрләр гадәттән тыш хәлләрдә нәрсәләр эшләргә кирәклеген өйрәнделәр, күнегүләр үткәрделәр. Күнегүләрнең барышын хәбәрчебез дә күзәтте.
Аэропортта көтелмәгән хәл: 111 номерлы борттагы бер пассажирда көчле эчәк йогышы билгеләре булуы турында мәгълүмат алына.
Күнегүләрдә берничә ведомство хезмәткәрләре катнашты. Шартлы пациент урында ярдәм көтә. Иң әүвәле аны махсус саклагыч киемнәрдән аэропорт хезмәткәрләре карый.Аннан соң табиблар тикшереп, башлангыч диагноз куя, авыруны хастаханәгә алып китәләр. Башка пассажирларны, экипаж әгъзаларын да карыйлар, контроль аша үткәреп, аларны биш көнгә изоляциягә озаталар. Бу вакыт алардан анализлар алу өчен кирәк.
Фараз буенча, бу максатлар өчен сугыш ветераннары госпитале базасында изолятор әзерләнгән инде. Самолетны, хәтта багаж бүлеген һәм сумкаларны да дезинфекциялиләр. Комиссия әгъзалары күнегүләрдә катнашучыларның һәр гамәлен җентекләп күзәтә.
Ведомствода, маймыллар чумасы йоктырган пассажирлар белән эшләүгә дә әзер, дип ышандырдылар. Бәхеткә, бу йогыш безгә дә эләгер, дигән фаразлар зур түгел.
Булат Шакиев, Татарстан яңалыклары.