Өч айлык кыз сулыш алу органнары авыруыннан интегә. Ул махсус кислород аппаратыннан файдалана.Эвелина балалар йортында яши, ә биредә кислород аппараты юк.
Кечкенә палатада ятучы нәни Эвелинаны матур итеп киендергәннәр, һәркемне кояш кебек балкып, елмаеп каршылый. Тик кислород аппараты гына кайчагында елмаерга комачаулый. Кыз бу аппараттан башка сулыш ала алмый, ул аңа бик тә кирәкле.
Сабыйны балалар республика клиник хастаханәсенә балалар йортыннан китергәннәр.Әти-әнисе кыздан баш тарткан. Яшәү өчен ялгызы көрәшә.
Махсус аппарат кызның сулышын тотрыклыландыра, Шуңа күрә Эвелина үзен бик яхшы хис итә-бер генә минут та хәрәкәтсез узмый, хәтта кунаклар белән сөйләшергә дә тырыша.
Палатада Эвелинаны беркайчан да берүзен генә калдырмыйлар-волонтер Айгөл Гатауллина аны кайгырта.
Сулыш алуны тулысынча торгызуга өмет бар. Моның өчен Эвелинага миллион сумнан артык торган аппарат кирәк. Шуның ярдәмендә генә кыз балалар йортына кабат әйләнеп кайта ала. Сабыйга без сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, смс җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Диан Дасаева, Ленар Гыйззәтуллин, Татарстан яңалыклары.