Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Казан дары заводы «Хезмәт фидакарьлеге предприятиесе » дигән мактаулы исемгә лаек булган иде. Фронтны корал белән тәэмин итүгә зур өлеш керткән коллективта әлеге вакыйганы бәйрәм концерты белән билгеләп үттеләр.
Казан дары заводы диварлары тарих сәхифәләренә бай. Архив кадрлары сәнгатьчә гәүдәләнеш тапкан. Ә менә коллективның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгын «Хезмәт фидакарьлеге предприятиесе» дигән мактаулы исем белән бәяләделәр.
Абруйлы исем Татарстан җитештерүчеләренең Бөек җиңүгә гаять зур өлеш кертүен дәлилли. Казанда меңләгән завод кешесе легендар «Катюша» өчен зарядлар әзерләгән. Тонналап дары чыгарылган.
Чыннан да, җиңүне якынайту өчен тәүлек буена, төн кунып эшләргә туры килгән. Станоклар төннәрен дә туктап тормаган.
Заводның узей комплексына дистәләрчә эшче династияләре вәкилләре җыелды. Заводка мактаулы исем бирелүне бәйрәм концерты белән билгеләп үттеләр. «Хезмәт фидакарьлеге предприятиесе» исеменә республиканың 14 предприятиесе лаек булды.
Вадим Струминский, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.