Быел Казандагы 13 мең 500гә якын бала шәһәр яны лагерьларында ял итәр дип көтелә. Казан Башкарма комитетында шундый саннар әйтелде.
Тагын 14 мең бала каникулларны мәктәп яны лагерьларында башлап җибәрә. 156 лагерьда смена 28 июньгә кадәр бара. Аларга музейларга, мастер-классларга, волонтерларга, питомникларга бару буенча махсус программа әзерләнгән. Шәһәр читендәге лагерьларда укучыларның ялы төрле профильдәге 87 сменада оештырыла. Балаларның ялын оештыруда 100 дән артык әйдәман катнаша. Хәзер лагерьларда Роспотребнадзор, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли, куркынычсызлыкны тәэмин итүгә тикшерүләр бара. Лагерьлар койма белән тотып алынган, видеокүзәтү алып барыла, объектларны полиция һәм гвардиячеләр тикшерә.