“Ленин” исемендәге мәдәният йортында Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” фестиваленең Гала-концерты уздырылды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
“Балкыш” фестиваленең Гала-концерты Татарстанның ветераннар оешмасына 35 ел тулы уңаеннан уздырылды. Әлеге фестиваль өлкән яшьтәге әби-бабайларны 2012 елдан бирле иҗатка илһамландыра башлады. Бүгенге көн дә “Балкыш” фестивале өлкәннәрне рухландыра, дәртләндерә һәм яшәү яме өсти. Иң өлкән катнашучыга 90 яшь, аңа карамастан фестивальда бик теләп катнаша, ел саен яңа костюм, җыр әзерли..
Жюри әгъзәләре әйтүенчә быел проза, шигырь сөйлүчеләрне саны күпкә артты. Кайберләре хәтирәләргә чумып- мәхәббәт тематикасын сайлый, ә кемнедер ел фасыллары күбрәк илһамландыра.
Быел фестиваль « Автор-башкаручы», “Нәфис сүз”, “Эстрада вокалы” һәм башка номинацияләрдә оештырылды. Катнашучыларның сайланып алынган җырлары- эчке халәтне күрсәтә, ә тамашачыларның күңел кылларын тибрәтә. Һәрбер башкарган җыр яки бию тамашачына яшь чакларга алып кайта, баш-аяк белән хатирәләргә чумдыра.
Татарстан Республикасы ветераннарның региональ иҗтимагый оешма рәисе –Хәбир Иштирәков, Балкыш” фестиваленең жюри рәисенә – Тәүфыйк Сәгыйтовка рәхмәт хаты тапшырды. Динә Нәҗметдинова, Ленар Хабибуллин.