Казан аэропорты янында юлларны киңәйтәләр, транспорт борылышы боҗрасын ясыйлар. Борылыш эстакадасында эшләр 70 процентка үтәлгән инде. Ә җир асты җәяүлеләр кичүендә диварларны тышлыйлар. Төзелештә заманча инновацион технологияләр, үзебездә эшләп чыгарылган материаллар кулланыла.
Аэропорт янындагы юл эстакадасын гамәлдәге трасса өстендә төзиләр. Өстәвенә, транспорт йөрү өчен билгеләнгән юлны да киңәйтәләр. Ике транспорт полосасы бар иде – барлыгы дүртәү була. Графика
Барлык эшләр транспорт хәрәкәтен туктатмыйча алып барыла. Бу участокта гына түгел, ә реконструкциянең барлык участогы-аэропорттан алып, Казан-Оренбург автоюлына кадәр. Проект буенча алты чакрымлы киселештә ике транспорт чишелеше була. Бер борылш юлының озынлыгы 245 метрга якын.
Борылыш эстакадасында торабыз-715 тонна металлга Горький исемендәге завод безнең заказны үтәде, турыдан-туры монда, җыюда, монтажлауда булышты. Деформацион җөйләрне, терәк частьләрен ярты ел дәвамында Кытайдан кайтарттык Алдан сатып алынганлыктан, төзелеш вакытына бу берничек тә йогынты ясамады.
Проект инновацион, яңа технологияләр, конструкцияләрне җыйганда кулланыла. Материалларга аерым игътибар бирелә, алар коррозиягә бирешмәскә, юллар максималь йөкләнешкә түзәргә тиеш.
Җир асты өлеше, күчеш баскычлары әзер. Плитә белән тышлыйлар, аннан соң пыяла куела, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлыклар булдырыла. Объектны тулысынча август ахырына, билгеләнгән вакыттан алдарак тапшырырга җыеналар.
Инна Данилова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.