Сөю символы, мәхәббәт гимны, «Һаман яратам» шигыйрен язып та, халык күңелендә кереп кала алыр иде Зөлфәт Маликов.
Соңгы араларда шәхесләрне барлау: исемнәрен мәңгеләштерү, истәлек такталары кую, урамга исемнәрен бирү, искә алу кичәләре ешайды. Мондый чаралар бакыйлыкка киткәннәргә кирәк түгел, аларга ихлас кылган дога да җитә. Ә без исәннәргә зарур. Г.Камал театрында Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халкыбызның сөекле, күренекле шагыйре Зөлфәт Маликовның туына 75 еллыгына багышланган чара узды.
«Мин хан түгел, Зөлфәт кенә», дигән халык шагыйре иҗаты белән ханнардан бөегрәк күтәрелгән халыкның үз шагыйре җырчы, шагыйре ул.
Зөлфәт поэзиядә беренче адымнарыннан үз йөзен тапкан, заман шаукымына бирешмичә, шигырьне изге дога итеп кабул иткән, каләмдәше Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә, «торгынлык чорында да үз кыйбласын югалтмаган» шагыйрь.
Шагыйрьнең тышкы кыяфәте рухы белән тәңгәл килә. Ходай аңа барысын да биргән иде. Әйе, Зөлфәт бәхетле, шигырьле заманда яшәде.
Зөлфәт шигырьләре тормышка тирән мәхәббәт белән сугарылганнар. Алардан яз кебек яшь тормышның хуш исләре, чәчәк исләре бөркелеп тора
Рәдиф Гаташ Зөлфәтнең остазы-хәлфәсе булган. Аңа мәктәптә дәрес биргән. Әмма ул үзен Зөлфәтнең укучысы дип саный. Гомеремнең ахырына кадәр аңардан өйрәнәчәкмен.
Татар халкы һәм ул яклаган татар теле яшәгәндә Зөлфәтнең зурлыгы арта гына бара. Юбилей кичәсенә Санкт Петербургтан да кунаклар килгән иде.
“Йөрәгемне былбыл чакты”, дип язды шагыйрь, ә аның шигырьләре татар халкының йөрәген «чакты». Гасырлардан гасырларга узып бара безнең Зөлфәт абыебыз. Аның шигырьләре бишек җырларына әверелеп яңа буынны тәрбияли.