Быел «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумында катнашу өчен взнос сорала, ләкин бу катнашырга теләүчеләр санын киметмәгән.
Җиденче мәртәбә үткәрелүче форум үсә бара — географиясе дә, катнашучылар да арта. Саннар буенча гына да форум зур – 32 педагог, 11 секция, 258 катнашучы. 67 кеше онлайн катнаша. Бу инде фестивальгә булган кызыксынуның күрсәткече. Иң популяр секция – менеджмент. Театр ул бүгенге көндә спектакль генә түгел, оештыру технологиясе дә. Форумның бюджеты 9 миллион сум. Бу бюджетны җыярга Татарстан Республикасы Мәдәният министры, Татарстан Республикасы Президенты гранты, шулай ук Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгы гранты ярдәм итә.
Казанда «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумы 6 – 12 июнь көннәрендә уза.