Узган атнаның төп вакыйгасы — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу тантаналары.Шушы һәм башка мөһим вакыйгалар турында парламент хәбәрләрендә. Сүне коллегам Алия Галиуллинага бирәм.
…
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтелде. Башкалабызда Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салынды, Болгарда «Изге Болгар җыены» узды. Тантаналарда катнашу өчен республикага 50 дән артык илдән Ислам дөньясы вәкилләре килде. Аларның күбесе парламентта да булды.
Икътисадый кыенлыкларга карамастан, Татарстан агросәнәгать комплексына бюджет ярдәмен 8 процентка арттыру турында карар кабул ителде. Ә бу дистәләгән миллион сум. Бу хакта Кукмарада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона форумында Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Республиканың 11 Төньяк районының муниципалитет һәм авыл җирлекләре башлыклары Кукмара тәҗрибәсе белән танышты, агробизнесны үстерүгә грантлар, субсидияләр алу мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Кукмара районының «Монокорм» авыл хуҗалыгы кооперативының эш принцибын республика агросәнәгать комплексында яңа үрнәк дип атыйлар. Баланслы азык җитештерүдән тыш, эшмәкәрләр авыл сыерларын карап тотуга алалар, сөт җитештереп, тапшыралар. Дивидендларның бер өлеше савым сыерлары хуҗаларына бара. Барысына да отышлы.
Эшне дөрес оештырганда. комплекс 3 ел эчендә үзен аклый.Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Марат Җаббаровка тармактагы казанышларны күрсәттеләр-сөт әзерләү өчен мини агрегатлар, яшелчәчелек продуктлары, осталар эшләнмәләре. Ә кечкенә генә «Кукмара металл технолоджи» цехы — җирле сәнәгать резиденты, 2 ел инде импортны алыштыру программасы буенча эшли. Станокларда чит ил аналогларын алыштырып, авыл хуҗалыгы агрегатлары өчен теләсә нинди детальләр җитештерергә мөмкин.
Хәзерге шартларда азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләләре стратегик әһәмияткә ия. Хуҗалык итүнең кече формалары узган ел агросәнәгать продукциясенең яртысыннан артыгын җитештерде. Бу дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Республика элеккечә үк сөт саву буенча илдә алда бара, бәрәңге буенча 2 нче, терлек һәм кош ите җитештерү буенча 6 нчы урыннар тора. Фәрит Мөхәммәтшин район һәм авыл җирлекләре башлыкларына, фермерларга һәм инвесторларга кече формаларга дәүләт ярдәме турында тагын бер кат искә төшерде. Бу 2 миллиард сумнан артык. Мондый ярдәмнән активрак файдаланырга кирәк.
Башта семинарда катнашучылар үз хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашу өчен хуҗалыкларда булдылар. Ә пленар өлештә түгәрәк өстәл утырышлары узды. Ярдәм чараларының нәтиҗәлелеге, кулланучылар кооперативларын булдыру һәм авылны социаль үстерү программасы аша авылда яшәү рәвешен тәэмин итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Шундый мисалларның берсен Вахитов авылында күрсәттеләр. Шулай ук мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, барлык мөһим социаль объектлар һәм яңа яр буеннан төзекләндерелгән территория дә бар. Заманча авыл җирлеге шундый булырга тиеш тә.
….
Тагын бер мөһим вакыйга-Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чираттагы юбилеен билгеләп үтте. Татарстанда парламент рәисен олысы да, кечесе дә белә, абруе зур аның.