«Балалар рәсем ясый» республика конкурсының 2 этабы башланды. Быел иҗат ярышының төп темалары — Россия халыкларының мәдәни мирасы елы, Татарстанда цифрлаштыру елы, куркынычсыз юллар һәм «Мин — үз Ватаным патриоты». Конкурсны «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе, мәгариф һәм фән министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясе, ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе уздыра, проектта һәр яшь рәссам катнаша ала.
1 нче сәнгать мәктәбе укучылары пумала ярдәмендә Татарстан тарихын сүрәтлиләр. Өстәлләрдә — милли киемнәрдәге курчаклар, рәсемнәрдә – татар әкиятләре геройлары. Мәдәни мирас яшь рәссамнарның әсәрләрендә чагылыш таба.
«Балалар рәсем ясый» конкурсына ясалган картиналар вак – төягенә кадәр уйланылган: традицион милли бизәкләр, хатын-кызлар киемнәре, Айгөл Нәҗипованың хәтта традицион ашлары да бар.
Яшь булуларына карамастан, балаларның мәдәниятне өйрәнүдә тәҗрибәсе зур – педагоглар белән бергә «Хәзинә» дигән татар гореф-гадәтләре турында китап бастырганнар. Укучыларның рәсемнәре иллюстрация булган.
Күрше беренче сыйныфта да эш кызу- яшь рәссамнарның бурычы-балачак тарихын, яраткан уеннарын искә төшерү. Барысы да уеннар белән мавыга, Камилла Гыймадиеваның яраткан уены — шахмат.
Тиздән бу эшләр «Балалар рәсем ясый» конкурсына җибәрелә. Аларның иң яхшыларын танылган рәссамнар, парламентарийлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре сайлап ала.Финал һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү, гадәттәгечә, Россия көне алдыннан уздырыла.
Диана Дасаева, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.