Республиканың 350 кешесен Мәскәү белгечләре тикшерә. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Казанга мобиль Диабет үзәге табиблары килде. Тикшерүне ике атна дәвамында, алдан язылып, чакыру буенча узарга мөмкин.
Биохимия, гомум кан анализы, шикәр дәрәҗәсе. Сәвия Хәйруллина ярты ел саен медицина тикшерүен уза. Шикәр диабеты диагнозын 20 ел элек куйганнар. Инфаркттан соң шикәр ешрак күтәрелә башлаган.
Кардиолог, диабетолог, офтальмолог, башка профильле белгечләр. Диамобильдә-уннан артык табиб. Бер көн эчендә алар 35 пациентны тикшерә ала.
Татарстанда диабеттан 130 мең кеше зыян күрә. Планда-350 авыруны карау. Шулай ук 20 ел элек тикшерелгән пациентлар да чакырыла – авыруның динамикасын ачыклыйлар.
«Мобиль диабет-үзәк» проекты 20 ел элек башланган иде. Бу вакыт эчендә диамобиль Россиянең 24 төбәгендә булды, табиблар 25 меңнән артык пациентны тикшерде, шикәр диабетын дәвалау һәм диагностика ясау өчен уникаль фәнни белешмәләр алдылар. Проектның уңышлы тәҗрибәсе -мобиль үзәкләр булдыруның нигезе. Җиденче шәһәр хастаханәсендә яңа проектны гамәлгә ашыру турында килешүне имзаладылар.
Шикәр диабеты булган пациентларны ике атна дәвамында тикшерәләр. Аннары диамобиль Чечняга бара.
Ралина Абрамова, Ленар Гыйззәтуллин,Татарстан яңалыклары.