Түбән Камада “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсы узды. Юл хәрәкәте яшь инспекторлары «Кама Артегы» лагеренда белемнәрен күрсәтте. Конкурста республика шәһәр-районнарыннан 84 укучы катнашты. Шәхси һәм команда зачетларында иң көчлеләрне ачыкладылар.
Яшь инспекторларга 9дан алып 11 яшь кенә әле.Үз шәһәрләрендә, районнарында иң көчлеләр. Ә республика ярышларында җиңүчеләрне билгеләү өчен 84 яшь инспектор килгән.
Иң яхшы команда Россия ярышларында Татарстан данын яклый. Ә безнекеләр — берничә тапкыр Россия һәм хәтта Европа чемпионнары да. Быел шулай ук шәхси һәм команда зачетларында иң яхшыларны ачыкладылар.
Ярышларның бер этабы-юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедчы күнекмәләрен күрсәтү.
Яшь инспекторлар юлда үзеңне тоту нигезләре буенча теоретик имтихан да узды. Ин яхшылар Россия ярышында катнашты.