Танылган халык шагыйре, Татарстан һәм Чуаш Республикаларының мәдәният хезмәткәре, тәрҗемәче һәм журналист, язучы Валерий Владимирович Тургай (Воробьёв)-ике халык вәкиле, халыклар арасында дуслык Шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре Ринат Харис һәм Чуаш Республикасының күперен салучы шәхесләр. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Буа якташлык җәмгыяте катнашында бик матур кичә узды. Дуслык кичәсе. Әлеге очрашу кичәсенә бөек татар шагыйре Һади Такташ шигырендәге юллар бик тәңгәл килә6
«… нинди охшаганбыз,
Ничек охшаганбыз,
Бертуганнар дисәң,
Мин бер татар улы,
Ә син
Күрше чуваш халкыннан…».
Ике Республиканың да танылган шәхесләре, халык шагыйрьләре, ут күршеләр, татар –чуваш халкының бөек уллары –Ринат Харис белән Валерий Тургай иҗатына багышланган кичә- дуслыкның ныклыгын чагылдырган ихлас чара буларак үтте.
Әйе, Дуслык,- дип бик күп сөйләргә була, әмма сүз гамәлләр белән беркетелергә тиеш. Аларның иҗат дуслыгы дистә еллар белән сыналган.
Идел буе халыклары үзара тыгыз бәйләнешләр нәтиҗәсендә, тел, мәдәният һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, күркәм тормыш итәләр. Аларның киләчәккә омтылышлары, язмышлары, уй-хыяллары да бер-берсенә охшаган кебек. Кичәдә Татарстан һәм Чувашия республикаларының танылган шәхесләре, җырчылар, балалар коллективлары катнашты.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.